+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июнь 2022, 17:10

3,05 миллион квадрат метр торак төзеләчәк

“Быел без 1,24 миллион квадрат метр торак төзедек. Бу, узган елның гыйнвар-май айлары белән чагыштырганда, 14 процентка күбрәк”, — дип яза республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә һәм бу темага әһәмиятле пост тәкъдим итә.

3,05 миллион квадрат метр торак төзеләчәк3,05 миллион квадрат метр торак төзеләчәк
3,05 миллион квадрат метр торак төзеләчәк

“Күләмнәр буенча без Русиядә - сигезенче һәм Идел буе федераль округында икенче урында торабыз. Бу — безнең төзелеш тармагының бик зур эше һәм торакка инвестицияләргә, төзергә, сатып алырга мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле дәүләт ярдәме чаралары.
Төзелеш секторы уртак өлкәләрне күтәрә - төзелеш материаллары җитештерү, хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм башкалар, эш бирә, икътисадны көчәйтә.
2020 елда республика «Стимул» федераль программасына керде һәм Уфада инженерлык челтәрләре төзүгә 8 миллиард сум алды. Бу 2024 елга шәһәрнең киләчәге өчен газ, җылылык һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителәчәк дигән сүз.
Без «алданган өлешчеләр» йортларын төзеп бетерергә вәгъдә иттек. Соңгы ике елда өч меңнән артык кеше проблемасын хәл итте. 2022 елда гына да республикада 23 проблемалы йорт тапшырылган, 83 йорт калган. 2024 елга бу проблеманы тулысынча хәл итәргә омтылабыз.

Хәзер халык өчен ярдәм чаралары турында. Башкортстанда ташламалы ипотеканың барлык төрләре, шул исәптән гаилә һәм авыл, гамәлдә шулай ук безнең «Жилстройсбережения» программасы бар, ул беренче взносны дөрес җыярга, ә аннары ипотеканы елына 5-7 процент итеп алырга ярдәм итә. Аннан 4326 гаилә файдаланган инде.

Төзелеш материаллары җитештерү турында да бераз.
Хәзер республикада барлык төзелеш, бизәкләү материаллары һәм эшләнмәләре өчен чимал бар. Безнең төзүчеләр турыдан-туры җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итә, бу бәяләрне сакларга ярдәм итә. Планнар һәм планнар... Алар зур, без быел тарихи рекорд куярга - ел ахырына кадәр 3,05 миллион квадрат метр торак төзергә һәм тапшырырга ниятлибез”, — дип язган Радий Хәбиров.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас