+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 июнь 2022, 16:45

Күпфункцияле үзәкләрдә яңа хезмәтләр алырга мөмкин

27 июньнән «Минем документлар" Күпфункцияле үзәкләренең барлык офисларында Башкортостан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының сигез яңа хезмәтен күрсәтү оештырылды.  

Күпфункцияле үзәкләрдә яңа хезмәтләр алырга мөмкинКүпфункцияле үзәкләрдә яңа хезмәтләр алырга мөмкин
Күпфункцияле үзәкләрдә яңа хезмәтләр алырга мөмкин

– Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәтләрен сорап безнең территориаль бүлекчелергә дә мөрәҗәгать итәргә була, әмма Күпфункцияле үзәк офисларында, бер тәрәзә режимында хезмәтләрне тизрәк һәм уңайлырак итеп алырга мөмкин, - ди җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская. - Үзәк аша күрсәтелә торган яңа хезмәтләр физик берәмлекләр өчен дә, юридик берәмлекләр өчен дә актуаль. Хезмәтләр исемлегенә кертелде:
- Русия Федерациясе Җир кодексының 39.37 маддәсендә каралган максатларда җир участокларына яки җирләрдән файдалану өчен халыкка сервитут билгеләү;
- Башкортостан Республикасының Дәүләт милкендәге яки дәүләт милке чикләнмәгән җир участокларын һәм шәхси милектәге җир участокларын яңадан бүлү турында килешү төзү;
- Башкортстан Республикасы казнасы составында булган Башкортостан Республикасы дәүләт милеген конкурс яки аукционнар үткәрмичә түләүсез файдалануга бирү (җир участокларыннан тыш).
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56501

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас