+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 июнь 2022, 15:00

"Теләкләр җәе" Донбасс балаларның хыялын тормышка ашыра

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану буенча комитеты рәисе урынбасары Руфина Шаһапова Донбасстан күчеп китүчеләр өчен вакытлыча урнашу пунктында булды.

"Теләкләр җәе" Донбасс балаларның хыялын тормышка ашыра"Теләкләр җәе" Донбасс балаларның хыялын тормышка ашыра
"Теләкләр җәе" Донбасс балаларның хыялын тормышка ашыра

Стәрлетамактагы "Березка" вакытлыча урнаштыру пунктында Руфина Шаһапова ике кыз, Мария һәм Натальяга, кадерле бүләкләр тапшырды. Алар икесе дә күптән роликлы тимераяклар турында хыялланган.

"Миңа шундый искиткеч акциядә катнашу бик күңелле. Бүләкләр биргәндә, балалар теләген дә үтәгәндә, үзең дә бер рәхәтлек аласың бит! Мин һәм минем хезмәттәшләрем, балалар өчен бәйрәм булсын дип тырыштылар", - дип билгеләде Руфина Шаһапова.

Исегезгә төшерәбез, "Теләкләр җәе" акциясе агымдагы елның июнь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Проект "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган.

Фото: "Бердәм Русия"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас