

Җәен эссе көнне моның иң төп сәбәбе - москит сеткалар гына эленгән ачык тәрәзәләр.
Балалар аларда келәм-самолеттагы кебек очып чыга. 90 проценттан артыгында авыр баш мие имгәнүе күзәтелә, еш кына үпкәләргә зыян килә, эчке органнары өзелә.
Табиблар күзәтүе буенча, җомга көнендә, шулай ук башка эш көннәрендә кичке 5-6 сәгатьтән соң егылу һәм имгәнүләр саны кискен арта. Җәрәхәтләр авырлыгы баланың яшенә дә, авырлыгына да бәйле түгел, ди табиблар. Кайчагында бала 2нче каттан егылып, авыр баш мие травмасы ала. Хәтта зур биеклектән егылып төшкән "очучы"ның җиңелчә имгәнеп, исән калу очраклары бар.
Табиблар баланың биеклектән егылып төшкән очракта «ашыгыч ярдәм» бригадасы килгәнче аны күтәрергә яки күчерергә ярамавы турында кисәтә. Умыртка баганасы һәм арка мие җәрәхәтләнгән булса, болай иткәндә бары зыян гына китерергә мөмкин.
Ата-аналар эшләргә тиешле бердәнбер нәрсә: бала сулыймы-юкмы икәнлеген карау. Юк икән, ясалма сулыш ясарга, косыгына тончыкмасын өчен башын бер якка борырга кирәк.
Ә мондый фаҗига булмасын өчен түбәндәге киңәшләрне үтәгез:
1. Баланы тәрәзәдән карап торырга өйрәтмәгез.
2. Тәрәзә яныннан диваннарны һәм урындыкларны алып куегыз.
3. Бала тәрәзәне тулысынча ача алмасын өчен чикләүләр куегыз.
4. Бала бәләкәй әле, тәрәзә төбенә менә алмаячак, дип үз-үзегезне юатмагыз. Бервакыт ул барыбер менәчәк. Менә шул чакта сезнең аның янында булуыгыз мотлак.
Русиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил мәгълүматларына караганда, 2017 елда 848 бала тәрәзәләрдән егылып зыян күргән, 106сы һәлак булган, 2018 елда 905 сабый имгәнгән, 123е үлгән. 2020 ел нәтиҗәләре буенча, тәрәзәләрдән 1339 бала егылып төшкән, 145е һәлак булган.
Башкортстанда ел башыннан өч бала шушы рәвешле һәлак булган да инде...
Балаларыгызны саклагыз, аларны бер генә минутка да күздән яздырмагыз!
Фото: ria.new