+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июнь 2022, 19:15

Андрей Назаров X Петербург халыкара юридик форумында катнашты

28 июньдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров X Петербург халыкара юридик форумы кысаларында «Эшкуарлык эшчәнлеге ирегенең хокукый гарантияләре» сессиясендә чыгыш ясады.

Андрей Назаров X Петербург халыкара юридик форумында катнашты
Андрей Назаров X Петербург халыкара юридик форумында катнашты

Премьер-министр билгеләгәнчә, башкарма власть органнарының роле, бизнес проблемаларын хәл итүдә аларның ачыклыгы бүген аеруча актуальләшә. Ул яңа дәүләт икътисади сәясәтенең нигезе булып тора, аның зарурлыгын Русия Президенты Владимир Путин билгеләде. Ул халыкара санкцияләр белән бәйле яңа чакырулар шартларында тышкы басымга максималь эшкуарлык иреге һәм эшлекле башлангычларга ярдәм итү белән җавап бирергә кирәк, дип ассызыклады. Бизнестан мөмкин кадәр күбрәк чикләүләр алырга, аны артык күзәтчелектән һәм контрольдән азат итәргә, бизнесны дәүләт ярдәме чаралары белән тәэмин итәргә кирәк.

- Административ киеренкелекне киметү эшкуарлык эшчәнлеге иреген үстерүнең мөһим юнәлеше булып тора. Без Башкортстанда системалы рәвештә бу юнәлештә эшлибез. Административ кодекстан урам сәүдәсе, логистика, шәһәр төзелеше һәм башка эшчәнлектә дистәдән артык состав чыгарылган, - диде Андрей Назаров.

Мартта Русиядә масштаблы мораторий кертелде, ул кече һәм урта бизнеска да, эре бизнеска да кагыла. Андрей Назаров сүзләренчә, бу уңай нәтиҗәләргә китергән.

- Башкортстанда 3 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылды һәм элек бирелгән күрсәтмәләрнең 6,5 меңнән артыгы озайтылды. Моннан тыш, контрольдә тотылучы үтенеченнән башка 90 көнгә күрсәтмәләрне автомат рәвештә озайту каралган. Әмма, башкарылган эшкә карамастан, бизнеска административ басымны киметү мәсьәләләре элеккечә актуаль булып кала бирә. Шуңа күрә без бизнесны контроль-күзәтчелек органнары белән тагын бер кат хезмәттәшлек итү зарурлыгыннан эзлекле рәвештә азат итәчәкбез, аңа үз эшчәнлегебезгә максималь рәвештә игътибарны юнәлтү мөмкинлеген бирәчәкбез, - диде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: