+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июнь 2022, 15:20

«Ел салым түләүчесе» кем булыр?

Ел саен үткәрелә торган «Ел салым түләүчесе» республика конкурсында катнашу өчен оешмалар һәм шәхси эшкуарлардан гаризалар кабул итү тәмамлануга бер ай калды.

«Ел салым түләүчесе» кем булыр?
«Ел салым түләүчесе» кем булыр?

Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы оешмалар һәм шәхси эшкуарларны ел саен үткәрелә торган «Ел салым түләүчесе» республика конкурсында катнашырга чакыра.
- Бәйге көчәя һәм дәгъвачылар саны елдан-ел арта бара. Без монда салым түләүчеләрнең уңай кәефен, аларның социаль җаваплылыгы артуын күрәбез,- дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм документлар пакеты 2022 елның 31 июленә кадәр Башкортстанның «Мәгълүмат-аналитика үзәкге»ндә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 13, 4нче кат, 400а кабинеты (кәгазь вариантта), электрон адреска: iac@bashkortostan.ru (электрон рәвештә).
"Ел салым түләүчесе" конкурсында катнашу өчен гариза формасын, шулай ук өстәмә мәгълүматны, сылтама буенча узып, конкурс турында нигезләмәдә табарга мөмкин:https://minfin.bashkortostan.ru/documents/active/240470/ яки Башкортстан «Мәгълүмати-аналитика үзәге» хезмәткәреннән телефон аша +7 (347) 218-15-55.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: