+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Июня 2022, 13:55

Терминология хезмәтендәгеләр таныклыклы булды

Азат Бадранов терминология хезмәте әгъзаларына таныклыклар тапшырды.

Терминология хезмәтендәгеләр таныклыклы булдыТерминология хезмәтендәгеләр таныклыклы булды
Терминология хезмәтендәгеләр таныклыклы булды


Республика Хөкумәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы "Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында" Башкортстан законын гамәлгә ашыру буенча комиссиянең терминология хезмәте утырышын үткәрде. Чара ахырында катнашучыларга терминология хезмәте әгъзасы таныклыклары тапшырылды.
Азат Бадранов ассызыклаганча, терминология хезмәтенең эшчәнлеге Башкортстан Республикасы өчен бик мөһим. Аның эше төбәкнең дәүләт теле буларак башкорт телен саклап калуга һәм үстерүгә, шулай ук әдәби башкорт теленең терминологиясен һәм терминнарын тәртипкә салуга ярдәм итә.
- Кызганычка каршы, муниципалитетлар, кибет, дәваханәләр һәм башка учреждениеләр биналары элмә такталарында тупас хаталар һаман да очрый. Комиссиягә бу юнәлештә эшне активлаштырырга кирәк дигән сүз. Башкорт теленең төрле өлкәләрендә терминнарны дөрес куллануны тиешле контрольдә тотмыйча булмый, - дип билгеләп үтте Премьер-министрның беренче урынбасары.
Шуңа бәйле рәвештә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында"гы Башкортстан Законын гамәлгә ашыру буенча комиссиянең терминология хезмәтенең һәр вәкиленә таныклык әзерләнгән, ул аларга эшне тоткарлыксыз башкарырга ярдәм итәчәк. Шулай ук киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, иҗтимагый берләшмә алдына куелган бурычларны тормышка ашыру Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп роленнән башка мөмкин түгел.
Беренче вице-премьер йомгаклау сүзендә, башкорт телен саклау һәм үстерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт республиканың рухи-мәдәни үсешенә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

ФОТО: Сайт Правительства РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас