+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Июня 2022, 08:40

Башкортстанда тормыш сыйфаты рейтингы күрсәткечләре нинди?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова рәислегендә Русия Федерациясе гражданнары тормышы өчен сыйфатлы мохит булдыру буенча төбәк башкарма власть органнарының көчләрен бәяләү рейтингы (тормыш сыйфаты рейтингы) күрсәткечләрен яхшыртуга юнәлтелгән чараларын тикшерү буенча берничә киңәшмә узды.

Башкортстанда тормыш сыйфаты рейтингы күрсәткечләре нинди?Башкортстанда тормыш сыйфаты рейтингы күрсәткечләре нинди?
Башкортстанда тормыш сыйфаты рейтингы күрсәткечләре нинди?

- Хәзер республикада башкарма властьның җаваплы органнары тарафыннан рейтинг күрсәткечләрен арттыру буенча эш алып барыла. Һәр министрлыкта, дәүләт комитетында һәм ведомствода рейтингның тиешле күрсәткечләренә хезмәткәрләр беркетелгән, - дип билгеләде Лира Игътисамова. - Нәтиҗәгә ирешү өчен, шул исәптән республика халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән чараларны яктырту буенча мәгълүмат өлешен исәпкә алып, даими максатчан эш алып бару кирәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас