+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 июнь 2022, 09:32

Проблемаларның һәркайсы игътибар үзәгендә

Узган атнада республика белән идарә итү үзәгендә 4126 мөрәҗәгать каралган.

Проблемаларның һәркайсы игътибар үзәгендәПроблемаларның һәркайсы игътибар үзәгендә
Проблемаларның һәркайсы игътибар үзәгендә

"2023 ел Русиядә Укытучы һәм остазлар елы дип игълан ителде. Бу җәһәттән илдә барлык мәктәпләрнең дә бердәм белем бирү программалары булачак.

12 яшьлек Радмир Хөснетдинов Усолка елгасында ике кешене коткарган. Гафури районы башлыгы Фәнзил Чыңгызов кечкенә герой турында социаль челтәрләрдә дә язды.

11нче сыйныф укучылары мәктәп белән саубуллашты һәм олы тормыш юлына чыкты. Күп кенә җитәкчеләр дә бу турыда язды. Социаль челтәрләрдәгеләргә бу тема ошады. Мәсәлән, Бөрҗән районы башлыгы Газиз Манапов язмасын 10 меңнән артык кеше караган, ул күп лайклар, комментарийлар һәм репостлар җыйган.

Социаль челтәрләр мониторингы, инцидентлар белән эшне Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге контрольдә тота. Хәл ителгән мәсьәләләрнең берничәсен генә игътибарга алыйк. (20 июньнән 26 июньгә кадәр 4126 инцидент эшләнде.)

Уфада яшәүчеләр мөрәҗәгате буенча Бакалы һәм Менделеев урамнары чатында асфальтны яңартканнар. Ә Яңавыл шәһәрендә Ит комбинаты урамында реконструкциядән соң күпер ачылды", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Республика белән идарә итү үзәге.

Фото: поводгордиться.рф

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас