+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 Июня 2022, 18:39

Профсоюзлар федерациясенә - 100 ел

Профсоюзлар федерациясенә - 100 ел

Профсоюзлар федерациясенә - 100 елПрофсоюзлар федерациясенә - 100 ел
Профсоюзлар федерациясенә - 100 ел

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков республика Профсоюзлар федерациясенең 100 еллыгы уңаеннан юбилей чарасында катнаштылар. Алар “Башкортостан” дәүләт концертлар залында узды.

Чара башланыр алдыннан Радий Хәбиров һәм Михаил Шмаков төбәкнең профсоюз хәрәкәте тарихыннан архив документлары күргәзмәсендә булдылар. Монда, аерым алганда, 1922 елның 2-6 июлендә узган IV Бөтенбашкорт профсоюзлар съезды протоколы тәкъдим ителгән. Анда Уфа губернасының һәм Кече Башкортстанның союздаш органнары берләшмәсе була һәм Башкортстанның бердәм профсоюз өлкә советы төзелә. Нәкъ менә шушы вакыйгадан республика Профсоюзлар федерациясе тарихы башлана.

Аннан соң Радий Хәбиров һәм Михаил Шмаков Профсоюзлар федерациясенең 100 еллыгына багышланган почта продукциясен махсус "сүндерү"дә катнаштылар. Конвертта һәм махсус штемпельда юбилей логотибы, ә почта карточкасында Уфадагы Профсоюзлар йорты бинасы сурәтләнгән.

"Хөрмәтле Михаил Викторович! Хөрмәтле профсоюзлар федерациясе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Кадерле дуслар!

Барыгызны да чын күңелдән республикабыз профсоюз хәрәкәтенең 100 еллыгы белән котлыйм.

Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле Михаил Викторович, Русия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән кадерле кунаклар, шундый истәлекле дата уңаеннан бәйрәмгә килгән өчен.

Профсоюзлар һәрвакыт зур тату гаилә булган. Сез хезмәт ияләренең хокуклары өчен көрәшәсез. Һәр хезмәтчәннең эш һәм ял өчен лаеклы шартлары булсын өчен. Һәр хезмәт кешесе иртәгәге көнгә ышансын өчен.

Һөнәр берлекләре оешмалары республика һәм ил тарихына үзләренең якты сәхифәләрен - Бөек Ватан сугышы елларында сугышчан һәм хезмәт батырлыгын, сугыштан соң икътисадның торгызылуын, безнең төбәкнең сәнәгатен һәм социаль өлкәсен үстерүне керткәннәр", - диде республика Башлыгы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас