

Форумда катнашучыларга видеосәламләү сүзе белән ике дәүләт башлыклары мөрәҗәгать итте.
Ил Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, 25 июньдә Русия белән Беларусь арасында дипломатик элемтәләр урнаштыруга 30 ел тулды.
- Русия һәм Белоруссия саклап кына калмыйлар, бәлки данлыклы дуслык һәм үзара ярдәм традицияләрен дә арттыралар. Без стратегик партнерлыкның һәм союздашлыкның үрнәкле дәрәҗәсенә ирешә алдык, ә Союз дәүләте чын-чынлап үзара файдалы һәм тигез хокуклы интеграция үрнәге булып тора, - диде Владимир Путин. - Русия һәм Белоруссия сәясәттә, сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне эзлекле рәвештә үстерүне дәвам итә. Өстәвенә, бу бер-береңне хөрмәт итү, яклау һәм мәнфәгатьләрне исәпкә алу принципларында эшләнә.
Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко форумның заманча макроикътисади шартларда мөһим ролен ассызыклады.
- Форум бүген без очрашкан яңа чакыруларга нәтиҗәле һәм адекват җавап булып тора, - диде Александр Лукашенко. - Быел Русия төбәкләре җитәкчеләре белән элемтәләр активлашты, дип билгеләп үтәм. Һәм мондый элемтәләр географиясе киңәя. Кайбер губернаторлар Беларусьта берничә тапкыр булды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең чыгышында Русия һәм Беларусь төбәкләренең X юбилей форумы Уфада узачагын әйтте һәм барысын да Башкортстан башкаласына чакырды.
- Башкортстан өчен моның нинди җаваплылык булуын аңлыйбыз. Ышаныгыз, без бу чараны лаеклы дәрәҗәдә оештыра алабыз. Планнарыбыз турында фикер алышу өчен барлык шартларны да тудырачакбыз, - диде Радий Хәбиров.
- Сез - Союз дәүләтен ныгытачак төп фигуралар һәм ныклы нигез, - дип ассызыклады Валентина Матвиенко. - Русия һәм Беларусь төбәкләренең алдагы форумы Уфада узачак. Без төбәкләрнең бу җәһәттән тәкъдимнәрен өйрәндек һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның республиканың кунакчыл башкаласында - Уфада форумны уздыру турындагы мөрәҗәгатен хупладык.
Фото: glavarb.ru