+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 июль 2022, 12:25

Радий Хәбиров Русия һәм Беларусь төбәкләре форумында катнаша

1 июльдә Белоруссиянең Гродно шәһәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Советы Рәисе Наталья Кочанованың ике ил дәүләт властеның төбәк органнары җитәкчеләре белән очрашуында катнашты. Көн тәртибендә - Союз дәүләте субъектлары арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне алга таба үстерү мәсьәләләре. Очрашу Русия һәм Беларусь төбәкләренең IХ форумы кысаларында узды.

Радий Хәбиров Русия һәм Беларусь төбәкләре форумында катнашаРадий Хәбиров Русия һәм Беларусь төбәкләре форумында катнаша
Радий Хәбиров Русия һәм Беларусь төбәкләре форумында катнаша

- Төбәкләребезнең икътисади элемтәләре елдан-ел ныгый бара. Әгәр элегрәк форумнар җитәкчеләрне бары тик чик буе территорияләреннән генә җыйган булсалар, хәзер биредә барлык төбәкләр дә очраша, - дип билгеләде Русия Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко. - Быел без илебез төбәкләре һәм Беларусь өлкәләре арасында 28 килешү төзиячәкбез.

Беларусь Республикасы Советы Рәисе Наталья Кочанова шулай ук санкцион басым шартларында милли икътисадларны ныгыту өчен мондый форумнар уздыруның зур әһәмиятен билгеләп үтте.

Мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмә вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика белән Беларусь арасында хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләде, шулай ук искә төшерде, 2023 елда Русия һәм Беларусь төбәкләренең X юбилей форумы Уфада узачак. - Соңгы елларда без Белоруссиядәге коллегаларыбыз белән үзара хезмәттәшлегебезне шактый көчәйттек. 2021 елның декабрендә Башкортстан делегациясе Белоруссия Президенты Александр Лукашенко белән очрашты. Бурыч куелды: товар әйләнешен дүрт тапкыр - 2 миллиард долларга кадәр арттыру. Хәзер ул 400 миллион доллар тирәсе тәшкил итә, - диде Радий Хәбиров. - Тулаем алганда, без көндәлек төбәкара хезмәттәшлек дәрәҗәсенә чыктык, ул безгә нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирә.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас