+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июль 2022, 19:55

Уфада елга транспорты хезмәткәрләрен котладылар

Уфада Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне алдыннан суднолар ремонтлау-төзү заводында иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Уфада елга транспорты хезмәткәрләрен котладылар
Уфада елга транспорты хезмәткәрләрен котладылар

Чарада сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Валерий Галиев, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов, Агыйдел районы су юллары һәм суднолар йөреше башлыгы Марат Актуганов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

Заводның иң яхшы 30 хезмәткәренә Дәүләт җыелышы-Корылтай, Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, урындагы үзидарә башлыгыннан һәм завод җитәкчелегеннән грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Иң яхшы хезмәткәрләрне генә түгел, предприятиенең үзен дә билгеләп үттеләр.

- Башкортстанда елга тармагын һәм елга транспортын үстерүгә һәм торгызуга зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта алдынгы урыннарны суднолар ремонтлау-төзү заводы алып тора. Төбәк Хөкүмәте аны торгызу һәм үстерү буенча билгеле бер эшчәнлек планлаштырган инде. Булачак елга һәм диңгез суднолары капитаннарын чыгара торган профильле уку йортына да ярдәм күрсәтелә, - диде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов.

Фото: "Башинформ"

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас