Республика делегациясе составына шулай ук республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, төбәкнең сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев, Башкортстанның үсеш һәм сәнәгать предприятиеләре институтлары җитәкчеләре керде.
Эшлекле программа кысаларында төбәк җитәкчесе берничә эшлекле очрашу уздырачак, шул исәптән халыкара дәрәҗәдә.
«Иннопром» мәйданчыгында төп вакыйгаларның берсе 2021 елда Русия төбәкләрендә сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге рейтингын тәкъдим итү булачак. Исегезгә төшерәбез, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан бу рейтингны җитәкләде.
Фото: glavarb.ru