«8 июльдә Русия Президент Указы нигезендә бөтен ил Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәк. Республика фестивале уза торган Бөре шәһәрен үзебез өчен шундый мәйданчык итеп сайлавыбызны сез беләсез. Мин анда катнашачакмын, эш сәфәрем булачак", - диде республика Башлыгы.
Ул шулай ук Хөкүмәт әгъзаларына әлеге зур чараны республика һәм туристлар катнашлыгында яхшы итеп эшләүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, фестивальдә шәһәр халкын һәм кунакларын халык күңел ачулары, ярминкәләр һәм гастрономия бәйрәме, шулай ук эстрада йолдызлары катнашлыгында концерт көтә. Кичәнең кунаклары булып Русиянең танылган артистлары Дмитрий һәм Марина Харатьяннар торачак.
Фото: bashinform.ru