+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 июль 2022, 14:00

Чанаңны җәйдән әзерлә!

5 июльдә Башкортстан Хөкүмәтенең атналык оператив киңәшмәсендә коммуналь һәм юл техникасын алдагы көзге-кышкы чорга әзерләү турында фикер алыштылар. Киңәшмәне төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә үткәрде.

Чанаңны җәйдән әзерлә!Чанаңны җәйдән әзерлә!
Чанаңны җәйдән әзерлә!

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, республика муниципалитетларында җәмәгать урыннарын, тротуарларны, машина юлларын һәм ишегалды территорияләрен җыештыру өчен 1 528 берәмлек техника бар. Бу - тракторлар, автосамосваллар, катнаш юл машиналары, автогрейдерлар, бульдозерлар һәм йөк төягечләр.

2022 елда техник паркны яңартуга 1,4 миллиард сум юнәлтелгән. Бу акчалар хисабына төбәккә 239 берәмлек техника кайтачак, шуларның 195ен сатып алганнар инде. Калган машиналар муниципалитетларга июль ахырына кадәр кайтачак. Паркны яңарту өчен муниципалитетларга тагын 1 223 берәмлек техника кирәк.

Республика юл махсус машиналары паркын көзге-кышкы чорга әзерләү турында Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев сөйләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас