- 30 июньнән 1 июльгә кадәр Гродно шәһәрендә Беларусь һәм Русия төбәкләренең IХ форумы узды. Мин анда катнаштым һәм мөхтәрәм коллегаларыбызны Башкортстанга чакырдым. Киләсе Х форум бездә, Уфада узачак. Мин Белоруссия коллегалары белән сөйләштем, алар килергә бик тели, - диде ул оператив киңәшмәдә.
Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко бу карарны хуплады. Ул үз Хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга һәм Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаровка форумга хәзер үк әзерлек башларга кушты.
"Бу - сезнең җаваплылык зонасы. Хәзер үк әзерли башлагыз", - дип күрсәтмә бирде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru