

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген, 5 июльдә, һава торышы салкынча булачак. Көндез республикада 16-21 градус җылы, җил төньяктан талгын исәчәк, явым-төшем көтелми.
Иртәгә, 6 июльдә, кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин, төнлә 8-13 градус җылы, ә республиканың таулы районнарында 3 градуска кадәр салкын булачак. Аның каравы көндез һава температурасы 20-25 градуска кадәр җылы булачак, ә 7 июльдә – 22-27 градуска кадәр җылы көтелә, кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар урыны белән сакланачак.
Билгеле булуынча, синоптиклар июль аенда уртача айлык һава температурасы нормага якын булачак, дип ышандыра.
Фото: 1pnz.ru