+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 июль 2022, 15:10

Алик Камалетдинов Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнде

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Башкортстан Республикасы хәрби хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе итеп Алик Камалетдинов билгеләнде.

Алик Камалетдинов Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп билгеләндеАлик Камалетдинов Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнде
Алик Камалетдинов Башкортстан Башлыгы киңәшчесе итеп билгеләнде

Камалетдинов Алик Финзир улы 1975 елның 21 июнендә Благовар районының Языково авылында туган.

Советлар Союзы маршалы К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары хәрби команда училищесын, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган.

1996-2000 елларда - танкка каршы взвод командиры, Төньяк флоты диңгез пехотасының аерым бригадасы аерым десант-штурм батальонының десант-штурм взводы командиры.

2000-2015 елларда - Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы махсус отряды оперуполномоченные, өлкән инспекторы, өлкән инженеры.

2017-18 елларда - "Скалон" шәхси сак оешмасы директоры.

2018-21 елларда - Башкортстан Республикасының Бүздәк һәм Благовар районнарының хәрби комиссары.

I һәм II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары, «Батырлык өчен» һәм «Җәмәгать тәртибен саклауда аерылып торган өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас