+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
8 июль 2022, 08:30
Фейкларны аерырга өйрәнегез!
Башкортстан ЦУРы эксперты дөрес мәгълүматны фейклардан ничек аерырга кирәклеге турында сөйләде.
Фейкларны аерырга өйрәнегез!
"Лапша" фактчекинг платформасы
https://lapsha
кmedia/ атна эчендә барлыгы 53 уникаль фейкны ачыклады. Алар, ким дигәндә, 340 млн. карау җыйган, ә чынлыкта бу сан күбрәк булырга мөмкин.
Бер атна эчендә барлык фейкларны шартлы рәвештә өч темага бүләргә мөмкин. Беренчесе махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле, бу - дөрес булмаган мәгълүматның 40 проценты диярлек. Популярлык буенча икенче тематика – эчке сәясәт. Өченче урында - Русия гражданнарының тормыш дәрәҗәсе.
«Одноклассники»да фейклар аеруча күп теркәлгән — 21,7%. «ВКонтакте»да шул кадәр диярлек - 21,3%.
"Кызганычка каршы, фейклар заман мәгълүмат чараларының аерылгысыз өлешенә әверелде. Фейкларның күпләп таралу нәтиҗәләре җәмгыять өчен җимергеч характерга ия: паника чәчәләр, тәртипсезлекләргә өстерәләр, кулланучыларны алдыйлар, борчылу һәм билгесезлек хисен формалаштыралар", - дип саный Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы урынбасары Дмитрий Черенков.
Болон системасыннан баш тарту сәбәпле, чит илләрдә Русия дипломнарын тану белән бәйле проблемалар турында фейк иң зуры булды. Әлеге фейкны барлыгы 28 млн. кеше караган. Аны мәгариф һәм фән министры кире какты.
Зурлыгы буенча икенче фейк - давыл, янәсе, аны Чувашстанда төшергәннәр. Бу фейк 4,5 млн. тапкыр караган. Асылда, кадрларда - АКШтагы табигать казасы.
Популярлык буенча өченче урында - Юрий Шатунов вафат булу сәбәпле, табибларга җинаять эше кузгату турында хәбәр. Аны 850 мең кеше караган. Артистның концерт директоры һәм Тикшерү комитеты бу мәгълүматны кире какты.
"Еш кына кешеләр, дөрес һәм фейк мәгълүматын аера белмичә, ялган мәгълүматларны социаль челтәрләрдә репостлар, мессенджерларга җибәрү аша таратырга булыша. Фейкларны ачыклау - мәгълүмат гигиенасының һәм җәмәгать аңын саклауның мөһим ихтыяҗы", - диде Дмитрий Черенков.
Эксперт фейкларны тану буенча берничә киңәш бирде:
1. Мәгълүмат чыганагын тикшерегез.
2. Башка чыганакларны эзләгез.
3. Критик фикерләүне саклагыз.
4. Фактларны тикшерегез.
5. Комментарийларны бәяләгез.
6. Сурәтләрнең чынлыгын тикшерегез.
7. Фактларны тикшерү сайтларын карагыз.
Автор:
Резеда Галикәева
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"