+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 июль 2022, 04:10

“Тиздән хатларны робот-курьерлар таратачак...”

Федераль почта элемтәсенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе директоры Ирек ГАЛИМОВ белән әңгәмә.

“Тиздән хатларны робот-курьерлар таратачак...”“Тиздән хатларны робот-курьерлар таратачак...”
“Тиздән хатларны робот-курьерлар таратачак...”
– Белүебезчә, почта хезмәте гасырлар дәвамында халык һәм дәүләт өчен иң мөһим – кешеләр һәм төрле учреж­дениеләр арасында аралашу эшенә хезмәт итә. Телефон, факс, Интернет барлыкка килү белән почта аралашуның бердәнбер чарасы булудан туктады. Ирек Миңневәли улы, хәзерге заманда почтаның төп бурычын ничек итеп күрәсез?

– Почтаның төп вазыйфасы үзгәрмәде – без кешеләрнең үзара бәйләнешен оештырабыз. Тик моны эшли торган инструментлар, алымнар үзгәрде. Элек почта хезмәте теләсә кайсы шәһәргә яки авылга хатлар, посылкалар, акча һәм товарлар китерә иде. Хәзер инде без хәтта электрон заказлы хатлар, квитанцияләр һәм башка юридик әһәмияткә ия документларны да адресатына илтеп тапшырабыз. Димәк, Интернет һәм почта бер-берсенә көндәш түгел, ә тигез хокуклы партнерлар. Алар бер-берсен тулыландырып тора.

Соңгы елларда аеруча авыллардагы почта бүлекчәләренең роле үзгәрде. Монда ул чит төбәкләр, анда яшәүче туганнар белән аралашу чарасы гына түгел, төрле сервисларны да берләштерә. Мәсәлән, почтага хат җибәрер өчен килгән кеше, башка бер кибеткә дә кереп тормыйча, үзенә иң кирәкле хуҗалык товарларын шуннан ук сатып алып китә ала, коммуналь хезмәтләр, телефоны өчен түли; без дәүләт органнарының салым, штраф һәм башка түләүләр турында хәбәрна­мәләрен таратабыз. Почта бүген логистик үзәк кенә түгел, ул социаль, финанс һәм дәүләт хезмәтләрен дә үзендә берләш­терә.
Без эшебезне заман таләпләренә туры китереп, камилләштерергә тырышабыз. Мисал өчен, быел ук Башкортстандагы почта бүлекчәләрендә Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә яисә кан басымын үлчәргә мөмкин булачак.

– 2020 елның мартыннан бөтен дөнья, шул исәптән безнең ил халкы да, коронавирус пандемиясе алып килгән сынаулар чорына керде. Бу афәт почта хезмәте эшчәнлегенә нинди үзгәрешләр кертте?

– Пандемия кешеләрнең ихтыяҗларын сизелерлек үзгәртте. Алар күбрәк онлайн рәвештә аралаша башлады һәм аларга кирәкле хезмәтләрне читтән торып күрсәтү дә гамәлгә керде. Башкортстан халкы “Ру­сия почтасы”ның санлы һәм дистанцион сервисларыннан киңрәк файдалана хәзер. Курьер хезмәтенең популярлыгы артты.
Безнең компаниябез эчендәге үзгә­реш­­ләр пандемия чорына кадәр үк башланган иде. Алар клиентның почта хез­мәткәре белән турыдан-туры аралашуын максималь кыскартуга, яисә аны заманча, санлы технологияләргә коруга юнәлтелде.
Мәсәлән, “Русия почтасы”ның мобиль кушымтасы инде берничә ел эшли. Былтыр аны Башкортстанның 120 меңнән артык кешесе үз смартфоннарына йөк­ләгән. Кушымта аша почта юлламасының, посылка-бандерольләрнең, заказлы хат­ларның хәрәкәтен күзәтергә, гәзит-журналларга язылырга, коммуналка бәясен, штрафларны түләргә, посылка җибәрү яки китертү өчен курьер чакыртырга мөмкин. Шунда ук үзегезгә уңайлы вакытка почта бүлекчәсендә хезмәт алуга язылырга мөмкин.
Почта бүлегенә килүчеләр өчен дә шартлар уңайланды һәм гадиләште. Хә­зер монда посылка яки заказлы хат алу өчен паспорт күрсәтү һәм махсус бланк тутыру мәҗбүри түгел. Моның өчен бер тапкыр электрон имзаны рәсмиләштерү һәм посылка алганда СМС операторыннан килгән кодны атарга гына кирәк, ул сезнең телефонга посылка почта бүлегенә килеп җитү белән хәбәр ителәчәк. Бүген республикада яшәүче һәр өченче кешенең шундый электрон имзасы бар.

– Без бүген АКШ һәм Көнбатыш илләре тарафыннан Русиягә каршы игълан ителгән санкцияләр дәверендә яшибез. Алар почта эшчәнлегенә тәэсир ясадымы?

– Почта теләсә нинди шартларда эш­ли. Без клиентларыбыз алдындагы йөк­ләмәләребезне тиешенчә башкарабыз. Почта аша алар туганнарына посылкалар, дарулар, башка кирәкле әйберләр җибәрә, акча күчерә, өлкәннәр пенсиясен ала, кече бизнес сатып алучыларга аларның заказларын тапшыра. Шуңа күрә хәзер төп бурычыбыз – чикләүләр тудырган авыр шартларга карамастан, халыкка кирәкле хезмәтләр күрсәтүне дәвам итү.
Ике ел элек пандемия безнең эшкә җитди үзгәрешләр кертте. Без ул куйган сынауларны уңышлы үтеп чыктык. Хәзер дә шулай: почта тоткарлыксыз эшли. Уфа сортировка үзәге һәм почтамтлар почтаны гадәти режимда эшкәртә.
Халыкара посылкаларны китерү вакытына килгәндә, кайбер юнәлешләр буенча алар озынайды. Көнбатыш илләре Русия самолетлары өчен һава юлларын япканда, бу – котылгысыз хәл. Башка ил­ләр белән почта алмашуын чикләү турындагы агымдагы мәгълүмат “Русия поч­тасы” сайтында урнаштырылган. Ул онлайн режимда яңартыла. Без барлык чикләүләр дә гамәлдән чыгарылыр һәм элемтәләр яңадан торгызылыр, дип өметләнәбез.
Шуның белән бергә, агымдагы елның маеннан башлап Кытай интернет-кибет­ләреннән товарлар Башкортстан халкына тагы да тизрәк барып җитә. Эш шунда ки, хәзер “Русия почтасы” самолетлары Кытайның Чжэнчжоу аэропортыннан Внуковога атна саен оча. Товарны һәм почтаны үз самолетларыбыз белән ташу авиация компанияләренә бәйлелек­не киметә. Посылкалар аэропортка килеп төшү белән янәшәдә урнашкан логистик хабка килеп керә. Анда алар тиз арада таможня аша уза һәм клиентларга озату өчен сортировкалана. ТУ-204С самоле­тының бер рейсы гына да 23 тонна йөк ташый. Компаниябездә мондый самолетлар икәү. Калганын үзегез санагыз.

– Гомерен журналист хезмәтенә багышлаган кешеләр буларак, вакытлы матбугатка язылу турында да сорамый кала алмыйбыз. Безнең фикеребезчә, тиражларның югары булуы матбугат басмалары өчен дә, федераль почта хезмәте өчен дә отышлы. Басмалар­ның тиражын арттыру өчен сез нинди чаралар күрәсез?

– Вакытлы матбугатка язылуны оештыру һәм аны заманчалаштыру бизне­сыбызның мөһим өлеше булып тора. Бүген кеше мәгълүматны гәзиттән түгел, ә Интернеттан күбрәк ала – бу бөтен дөньяга хас тенденция. Әмма басма сүз балаларны тәрбияләү өчен кирәк, өлкән яшьтәгеләр исә гәзит-журналлардан башка бөтенләй яши алмый.
Вакытлы матбугатка язылу бүген беркем өчен дә авырлык тудырырга тиеш түгел. Бүген гәзит-журналларга почта бүлекчәсендә яки почтальон өйдә хезмәт күрсәткәндә генә түгел, сайт аша да, “Русия почтасы”ның смартфоннардагы мобиль кушымтасы ярдәмендә дә язылырга мөмкин. Моның өчен берничә тапкыр телефон төймәсенә басу да җитә.
Моннан тыш, “Русия почтасы” һәр язы­лу кампаниясе вакытында редакция­ләр белән берлектә ташламалы чор игълан итә, бу вакытта гәзит-журналларны льготалы бәягә алдыра башларга мөмкин. Ун көн дәвамында вакытлы матбугатка язылу бәясенә суммар ташлама 30 процентка кадәр җитә. Статистика күрсәт­кән­­чә, язылу кампаниясе дәверендә җыелган тиражларның яртысына якыны нәкъ шушы чорга туры килә. Димәк, бу – файдалы алым.
Шунысын да билгелик, инде күп еллар “Русия почтасы” “Игелек агачы” дип атал­ган хәйрия акциясен үткәрә. Теләге булган һәркем анда катнашып, балалар социаль учреждениесенә, өлкәннәр йортына, мәдәният оешмасына гәзит-журналларга язылу бүләк итә ала. Шулай итеп, без мат­бугатны көндәлек тормышы­бызның мөһим бер өлеше итеп карап, мохтаҗ­ларга ярдәм итәбез.

– Бүген почта өлкәсе алдында торган төп проблемаларны атап үтсәгез иде.

– Биредә проблемалардан бигрәк, почта хезмәте алдына замана куйган яңа сынаулар һәм алар аша үтү юллары турында сүз барырга тиеш. Илдә һәм дөнья­да икътисади вәзгыять үзгәрә. Бу икътисад тармакларын үзгәртеп коруга китерә. Шул исәптән почта тармагы да элеккечә эшли алмый. Безнең эш өлкәсе бик тиз үсә, яңара, элекке сыйфатларын җуя бара.
Электрон сәүдә базары берничә тапкыр үсте. Безнең логистик үзәкләр хәзер товарларның кешедән – кешегә, оешмадан – оешмага күчүен элекке белән чагыштырганда күпкә артыграк күләмдә башкара.
Икенче мисал – вакытлы матбугатка язылу. Кайберәүләр почтага барып йөреп, гәзит-журналларга язылуга вакыт сарыф итәргә иренә. Аларга җавабыбыз – “Русия почтасы”ның электрон язылу каталогы. Ул безнең мобиль кушымтада да, сайтта да бар.
Аның ярдәмендә вакытлы матбугатка теләсә кайсы вакытта һәм дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан язылырга мөмкин. Телефон яки компьютер төймә­ләренә бер-ике басу да җитә моның өчен. Гәзитне яки журналны Русиянең теләсә кайсы төбәгенә китерәчәкләр. Электрон каталогта 6 меңнән артык басма бар. Шул исәптән, Башкортстанда чыга торган 150 республика, район һәм шәһәр гәзит­ләре һәм журналлары. Кирәкле матбаганы аның исеме, индексы, яисә алфавит, яктырткан темалары буенча да табарга мөмкин.
Хәзер Башкортстан матбугатына язы­лучыларның 20 проценты бу эшне “Русия почтасы” электрон язылу каталогы аша башкара. Аның популярлыгы үсә, димәк, язылучылар саны да арта.

– Почта өлкәсенең киләчәккә үсеш перспективаларын ничек күзаллый­сыз?

– Теләсә кайсы компаниянең үсеш тиз­леге бүген анда кулланылган техноло­гияләр дәрәҗәсе белән билгеләнә. Барысын да санлаштыру хәл итә. Көн саен диярлек почта хезмәтендә яңа мәгълүмат системалары барлыкка килә, алар клиентларга да, хезмәткәрләргә дә күп мәсьә­ләләрне чишүдә ярдәм итә. Аларның кайберләре турында мин сөйләдем инде.
Бу үзгәрешләрнең төп максаты – санлы технологияләр ярдәмендә товарлар­ның күчешен тәэмин итү. Күптән түгел хыял­да гына булган күп әйберләр чынбарлыкка әверелде. Моңа бер мисал китерим. Быел Мәскәү, Ленинград өлкәсе һәм Иннополисның кайбер почта бүлекчә­ләрендә посылкаларны адресатларга робот-курьер ярдәмендә илтү хезмәте барлыкка килде. Ул почта бүлегеннән посылканы бер сәгать эчендә кешесенә илтеп җиткерә. Робот баскычлардан күтә­релә белми, шуңа күрә товарны подъездга кадәр генә китерә.
Әгәр гәзит укучыларның бу шәһәрләр­дә яшәүче туганнары яки танышлары бар икән, алардан “Русия почтасы” кушымтасын үз смартфоннарына йөкләтүен сорагыз. Бәлки, анда “робот-курьер” опциясе барлыкка килгәндер дә. Мондый яңа технологияләр, алымнар елдан-ел арта барачак. Шул ук вакытта, традицион почта бүлекчәләрен дә онытмыйбыз. Алар, дистанцион рәвештә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булуга карамастан, элеккечә эшләп килә. Шуңа күрә почта бүлек­чәләрен яңарту – төп бурычларыбызның берсе.
“Русия почтасы” авыллардагы бүлек­чәләрен модернизацияләүнең масштаблы программасын эшләтеп җибәрде. Быел яңартылган бүлекчәләрнең саны 20гә җитәчәк. Аларда клиентларга, традицион почтадан тыш, күпсанлы заманча хезмәт­ләр күрсәтеләчәк. Моның өчен хәзер район үзәгенә барып, төрле оешмаларның ишек төбен таптарга туры килмәячәк. Һәм бу бүген үк башкарыла.
Шәһәрләрдәге почта бүлекләре дә үзгәрәчәк. Киләчәктә кешене биометрия ярдәмендә кергәндә үк идентифика­ция­ләячәкбез, ягъни аның кем булуын бил­геләп, нинди мәсьәлә буенча килүен ачыклаячакбыз. Бу исә клиентка килгән почтаны тиз арада алдан әзерләп кую, аңа кирәкле социаль ярдәм күрсәтү, төрле оешмалар белән бәйләнеш оештыру өчен мөһим.
Мондый почта бүлекләре Русиянең үзәк шәһәрләрендә инде эшләп килә. Күпмедер вакыттан соң алар безнең Башкортстанда да пәйда булачак.

– Традиция буенча, июльнең һәр икенче якшәмбесендә сез үзегезнең һөнәри бәйрәмегезне – Русия почтасы көнен билгеләп үтәсез. Быел ул 10 июльгә туры килә. Шул уңайдан хез­мәт­тәшләрегезгә нәрсә теләр идегез?

– Барыннан да элек, барлык почтальоннарга, сортировкалаучыларга, операторларга, бүлекчә башлыкларына, машина йөртүчеләргә һәм башка хезмәт­кәрләргә көндәлек тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм! Сезнең эшегез ватандашларыбыз өчен бик кирәкле! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, яңа уңышлар һәм бәйрәм кәефе телим!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әңгәмәләште.




Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас