+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 июль 2022, 10:40

“Республика Хөкүмәтенең яллары юк”

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә пост урнаштырган.

“Республика Хөкүмәтенең яллары юк”“Республика Хөкүмәтенең яллары юк”
“Республика Хөкүмәтенең яллары юк”

“Ял көннәре һаман дәвам итә, әмма республика Хөкүмәтенең яллары юк, без һәрвакыт эшлибез. Бүген киңәшмәдә без Мариупольне торгызуда ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча фикер алышачакбыз. Беләсезме, республика һәрвакыт мохтаҗ булган төбәкләргә ярдәм итәргә тырыша, безгә киңәшләр, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә читтә калмаячакбыз. Бу Хөкүмәт башкара торган төбәк Башлыгының позициясе.

Шулай ук без ил Президенты Аслан Георгиевич җитәкчелегендәге Абхазиядән делегация килүгә әзерләнәбез, аның белән без күптән таныш. Безнең өчен бу яхшы дусларны күрү һәм аларны үзебездә кабул итү зур хөрмәт. Кунакларыбызга республиканың мөмкинлекләрен күрсәтербез.
Яхшы хезмәт атнасы!” дип яза Андрей Назаров “Телеграмм”ды.

Фото: t.me/agnazarov

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас