+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 июль 2022, 17:40

Бүген төнлә күктә “зур” Ай калка...

Гадәти булмаган тулган Айны Башкортстан халкы да күрә алачак.

Бүген төнлә күктә “зур” Ай калка...
Бүген төнлә күктә “зур” Ай калка...
13 июльгә каршы төндә Башкортстан халкы ”зур” тулы Айның калкуын күзәтә алачак. Җир иярчене көньяк-көнчыгышта горизонт өстендә Уфа вакыты буенча 22.20 сәгатьтә — кояш баеганнан соң ярты сәгать узгач калкып чыгачак. Бу — быел икенче һәм соңгы супер тулган Ай (беренчесе 14 июньдә булды).

«Ай гадәттәгедән зуррак күренәчәк, чөнки бу вакытта ул Җирдән якын арада — перигейда булачак. Ай тулган вакытта перигейда булса, бу супер тулган Ай дип атала", — ди Уфада планетарий белгечләре.

Айның тулган вакытында иң күп аварияләр, табигый бәла-казалар һәм катаклизмнар була. Шулай ук бу көннәрдә аферистлар да активлаша, алданудан сак булырга кирәк. Астрологлар ай тулган көнне кайбер эшләргә тотынмаска киңәш итә. Бу көнне ерак юлга чыкмагыз, руль артында сак булыгыз, начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка алмагыз һәм акча бирмәгез. Шулай ук ай тулганда чәч кистерергә һәм буярга киңәш ителми.
 
Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.

 
Фото: rsute.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: