+9 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Июля 2022, 16:40

Башкортстан Хөкүмәтендә юл хәвефсезлеген арттыру чаралары турында фикер алыштылар

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру чаралары, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фототеркәү комплексларын урнаштыру чаралары турында фикер алыштылар.  

Башкортстан Хөкүмәтендә юл хәвефсезлеген арттыру чаралары турында фикер алыштыларБашкортстан Хөкүмәтендә юл хәвефсезлеген арттыру чаралары турында фикер алыштылар
Башкортстан Хөкүмәтендә юл хәвефсезлеген арттыру чаралары турында фикер алыштылар

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру чаралары, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фототеркәү комплексларын урнаштыру чаралары турында фикер алыштылар.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев билгеләп үткәнчә, 2022 елның беренче яртысында төбәкнең автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 13,7 процентка кимегән. Зыян күрүчеләр саны - 250 кешегә, ә һәлак булучылар саны 36 кешегә кимегән. “Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 20 меңнән артык юл билгесе, 150 светофор урнаштырырга, 900 километрдан артык юл ремонтларга планлаштырабыз, - диде Александр Булушев. - Соңгы өч елда автотрассаларда фотовидеотеркәү камералары саны 2019 елдагы 540дан 2022 елда 1 830га кадәр артты.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/155618.htm

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас