+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 июль 2022, 17:25

Радий Хәбиров Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумын әзерләүгә керешергә кушты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә уздырды, анда, аерым алганда, «Иннопром-2022» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә республика делегациясенең эшенә йомгак ясалды.

Радий Хәбиров Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумын әзерләүгә керешергә куштыРадий Хәбиров Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумын әзерләүгә керешергә кушты
Радий Хәбиров Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумын әзерләүгә керешергә кушты

Ул 4 июльдән 7 июльгә кадәр Екатеринбургта узды. Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев билгеләп үткәнчә, республика беренче тапкыр экспозициядә үзенең "Башкорт сода компаниясе" белән партнерлыкта оештырылган стендын тәкъдим итте.
Ул сәнәгать һәм технопаркларга, шулай ук төбәкнең кластер башлангычларына багышланды. Исегезгә төшерәбез,
Башкортстанның җиһаз кластеры федераль дәрәҗәдә рәсми статус алды инде. Радий Хәбиров җитәкләгән төбәк делегациясе составына министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, шулай ук республиканың 35 предприятиесе вәкилләре керде. Алар "Иннопром" эшлекле программасының күп санда чараларында катнашты.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/155628.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас