

- Юл буе сервисын үстерү - бүген бик актуаль тема, шуңа күрә монда эш темпларын киметергә ярамый. Ел ахырына кадәр республикада тагын 81 юл буе объектын яңарту планлаштырыла. Бүгенге көнгә инвестицияләр күләме 10 миллиард сумнан артык булган 83 инвестиция проекты эшләнә һәм гамәлгә ашырыла. «Инвестсәгать» форматындагы киңәшмәләрдә юл буе сервисы объектларын төзү буенча инвестицияләр күләме 7,2 миллиард сум булган 62 инвестиция проекты хупланды, - дип сөйләде Андрей Назаров.
Ул билгеләп үткәнчә, эчке туризмның актив үсеше аркасында автосәяхәтчеләр саны да арта, шуңа күрә юл буе сервисы зур роль уйный.
- Без сатуларсыз җир участокларын бирү мөмкинлеген күздә тоткан зур республика программасын эшләтеп җибәрдек. Юл буе сервисы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен эшкуарларга инженер инфраструктурасы төзелешенә 30 миллион сумга кадәр субсидия бирәбез. 2024 елга кадәр Башкортстан территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясе кысаларында 1000 объект төзү һәм юл буе сервисының тагын 1000 объектын модернизацияләү күздә тотыла, - дип хәбәр итте Премьер-министр.
Фото: pravitelstvorb.ru