+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 июль 2022, 07:28

“Акыллы юллар” өчен – миллиард

Башкортстанда интеллектуаль транспорт системасын гамәлгә кертүгә 1 миллиард сумнан артык акча тотынылачак.

Быел Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип аталган проект буенча интеллектуаль транспорт системасын (ИТС) гамәлгә кертү башланачак. Ул 2024 ел ахырына эшләтеп җибәрелергә тиеш. Бу хакта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл хәрәкәте белән идарә итүнең 15 үзәге булдырыла, транспорт агымының 1 350дән артык детекторы, 630 видеокүзәтү камерасы, 460 “акыллы светофор”, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фотовидеофиксацияләү комплекслары, метеостанцияләр, алмаш мәгълүмат таблосы һәм башка ярдәмче системалар эшләячәк.
Чараларны тормышка ашыру өчен 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Шуларның 850 миллион сумнан артыгы – федераль акчалар. 2022 елда проектны финанслауга федераль һәм республика казналарыннан 409 миллион сум бүлү каралган.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас