+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 июль 2022, 05:05

Кыздыра да, боз да явачак

МЧС республика халкын яшенле яңгырлар турында кисәтә.

Кыздыра да, боз да явачакКыздыра да, боз да явачак
Кыздыра да, боз да явачак

Бүген, 13 июльдә, Башкортстанда һава температурасы +33 градуска кадәр җылыначак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы һәм яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан талгын, яшенле яңгыр вакытында көчәючән.

Иртәгә, 14 июльдә, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр, көндез боз-борчак явачак. Җил көньяктан, кайбер районнарда көчле җил көтелә. Һава температурасы төнлә +16,+21 градус, көндез +29,+34 градуска кадәр эссе булачак. 

Яшен вакытында хәвефсезлек чараларын күрегез, сак булыгыз!
 
Фото:mordovmedia.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас