

Башкортстан Башлыгы сәламләү сүзендә багланышларның югары потенциалын билгеләп үтте.
- Башкортстанда Абхазия делегациясен кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Сез безнең өчен - катлаулы заманнарны батырларча кичергән тугандаш халык. Мөнәсәбәтләребезнең нигезе - үзара ярдәм һәм дуслык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ышанам ки, республикабызга килү сезгә күп кенә яңа идеяләр бирер. Без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез, авыл хуҗалыгы һәм туризм өлкәсендә бергәләп эшләүнең яхшы потенциалын күрәбез. Сезнең эш сәфәре халыкларыбызның дуслыгын ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр тудырыр дип ышанам.
Аслан Бжания төбәк җитәкчелегенә Абхазия халкына ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
- Авыр заманнарда Башкортстан катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен күп нәрсә эшләде, - диде Аслан Бжания. - Без сезнең ярдәмегезне хәзер дә тоябыз. Ел саен безнең яшьләр сезнең югары уку йортларында белем ала. Без хезмәттәшлекнең башка юнәлешләре турында да фикер алышырга әзер.
Фото: glavarb.ru