Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика сулыкларында үлем статистикасын “куркыныч” дип атады. Бу хакта ул оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров чыгыш ясаганнан соң әйтте. Комитет җитәкчесе хәбәр итүенчә, соңгы җиде көндә – 4 июльдән 11 июльгә кадәр – Башкортстанда 12 кеше батып үлгән. “Бу, гомумән, куркыныч сан. Көннәр эссе, билгеле, кешеләр су коена. Безгә нәрсә эшләргә кирәк? Бәлки, бу хакта күбрәк мәгълүмат бирергәдер... Җәй әле алда”, — диде төбәк Башлыгы.
Радий Хәбиров торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаевка республикада газоннарның торышын контрольдә тотуны көчәйтергә кушты. “Уфада газоннар күп очракта бөтен җирдә чабылган булса, башка муниципалитетларда бу алай түгел. Яңгырлар аркасында үлән тиз үсә. Кемгәдер бу яшеллек ошый, кемгәдер юк. Әмма без сакларга тиешле билгеле нормалар бар”, — диде Радий Хәбиров.
Үлән баскан участокларга карата халыктан шикаятьләр саны арту турында република Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе начальнигы Елена Прочаковская сөйләде. Аның сүзләренә караганда, узган атнада “Инцидент менеджмент” системасына төзекләндерүгә кагылышлы 677 шикаять килгән.
Агымдагы елның алты аенда Башкортстан юлларында, узган ел белән чагыштырганда, аварияләр саны 13,7 процентка кимегән. Бу мәгълүматны транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев җиткерде.
— “Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 20 меңнән артык юл билгесе, 150 светофор урнаштырырга, 900 чакрымнан артык юлны ремонтларга планлаштырабыз, – диде ул.
Министр сүзләренә караганда, соңгы өч елда республика автотрассаларында фотовидеотеркәү камералары саны 540тан 1830га кадәр арткан. Шул ук вакытта камераларның бер өлеше гомумрусия магистральләренең аеруча куркыныч участокларына күчерелгән, бу аварияләр санын киметергә ярдәм иткән.
Башкортстанның ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов аныклап узуынча, иң күп аварияләр Уфа — Бөре — Яңавыл трассасында Благовещен районында күзәтелә. Статистика буенча, 2017-21 елларда бу трассада шушы урында 91 кеше һәлак булган. Агымдагы елның беренче яртысында анда 15 кеше үлеме теркәлгән.
Башкортстан Башлыгы якындагы “Транспорт сәгате”ндә юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен җентекле тикшереп, автомобиль юлларында иминлек мәсьәләләрен карарга кушты. “Урындагы юлларда аварияләрдә һәлак булучылар саны артты, ә федераль трассаларда фото һәм видеотеркәү комплексларын урнаштыру нәтиҗәсендә без үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең сизелерлек кимүен күзәтәбез, — диде ул. — Муниципалитетлар башлыклары белән берлектә аварияләр санын киметү буенча барлык профилактик чаралар комплексы турында фикер алышырга кирәк”.
Башкортстан йортларга газ кертеп бетерүгә кабул ителгән заявкалар саны буенча Идел буе федераль округының топ биш төбәге арасына керә. Бу хакта чарада “Газпром межрегионгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Локманов белдерде. “Тулаем Русия буенча күрсәткечләргә килгәндә, республикада — 23 балл (максималь — 28), бу — илнең 74 төбәге арасында 10-17 урыннар. Кабул ителгән 25425 заявканың 23 меңе буенча килешүләр төзелгән, бу — Русия буенча уртача күрсәткечләрдән шактый югары. Газ 7,7 мең җир участогына җиткерелгән һәм төзелгән килешүләрнең 34 процентын тәшкил итә. 5628 йорт газга тоташтырылган, бу — 25 процент, шулай ук ил буенча күрсәткечтән югарырак”, — диде Альберт Локманов.
Газ кертеп бетерүгә иң күп гаризалар Башкортстан башкаласында, шулай ук Уфа, Иглин, Кырмыскалы, Белорет, Әбҗәлил һәм Баймак районнарында кабул ителгән.
Башкортстанның Күпфункцияле үзәге тарафыннан кертелә торган перспективалы хезмәт төрләре турында оешманың директоры Наталья Куприянова бәян итте. Әйтик, учреждениедә ачылган кулланучыларга ярдәм итү секторы гражданнарга дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә хезмәт күрсәтүне мөстәкыйль рәсмиләштерергә, видео-конференц-элемтә режимында алты ведомство хезмәткәрләренә консультация сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә, ә кешеләр күп йөри торган биш офиста постаматлар урнаштырылган, анда гариза бирүчеләр ячейкадан әзер нәтиҗәне тәрәзәгә мөрәҗәгать итмичә алырга мөмкин.
Якын арада КФҮ кәгазьдә алынган документларны электрон төргә күчерә алачак. Алга таба гражданнар, хакимият органнарына мөрәҗәгать иткәндә, юридик көчкә ия булган электрон күчермәләрдән файдаланачак.