+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Июля 2022, 04:45

Нәрсәләр арзанайды?

Башкортстанда күпчелек азык-төлеккә хаклар төште.

Нәрсәләр арзанайды?Нәрсәләр арзанайды?
Нәрсәләр арзанайды?
Башкортстанда социаль әһәмияттәге продуктларның күбесе арзанайды, дип хәбәр итәләр төбәк статистиклары.

“Башстат”ның атналык мониторингы мәгълүматларына караганда, 8 июльгә, республикада иң күбе яңа кәбестә — 14,7 процентка арзанайган. Хәзер бу яшелчәнең килограммы уртача 28 сумга төшә. Бер атна эчендә бәрәңгенең бәясе 8,4 процентка кимегән — килограммы 48 сумга кадәр. Кишернең килограммы 7,1 процентка арзанайган — уртача 52 сумга кадәр.

Бәяләр төшүне күрсәткән азык-төлек бишлегенә шулай ук помидор һәм алма кергән — 5,8 һәм 3,5 процентка. Әйтик, уртача бер килограмм томат бәясе төбәктә 94 сум, алма 122 сум тора.

Хаклары төшкән продуктлар исемлегенә шулай ук сыер ите, дөге, кара чәй, онның барлык төрләреннән әзерләнгән икмәк, маргарин, колбаса, балалар туклануы өчен җиләк-җимеш консервлары, сыр, акмай, тавык ите, йомырка, көнбагыш мае, шикәр, карабодай ярмасы, туңдырылган балык, банан, вермишель, шоколад, кәнфитләр, чөгендер һәм макарон кергән. Бу азык-төлеккә бәяләр бер атна эчендә 0,05-3,4 процентка кимегән.

Һәм, киресенчә, бер атна эчендә хаклары арткан азык-төлек тә бар. Мәсәлән, сосиска һәм сарделькалар 3 процентка кыйммәтләнгән һәм килосы 416 сумга җиткән. 2,7-2,8 процентка яңа өлгергән кыяр һәм суган кыйммәтләнгән — уртача алганда, килограммы 82 һәм 45 сумга кадәр чыга.

Кыйммәтләнгән продуктлар исемлегенә шулай ук бодай, сөт, ысланган колбаса, печенье, балалар туклануы өчен коры сөт катнашмалары, эремчек, он, каймак, яшелчә һәм ит консервлары, тоз, дуңгыз һәм сарык ите кергән. Бер атна эчендә алар 0,1-1,8 процентка кыйммәтләнде, дип нәтиҗә ясый статистиклар.

 
Фото: izgr.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас