

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итүне реформалауга дәүләт ярдәме чаралары комплексын эшләү дәвам итә. Бүгенге көндә кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләүне күздә тоткан норматив база булдырылган. Концессия килешүләре буенча сроклар арта. «Генераль җыештыру» федераль проекты кысаларында санкцияләнмәгән эре чүплекләрне бетерү күздә тотыла.
- Башкортстанда реформаны тормышка ашыра башлауга 3 меңнән артык рөхсәтсез чүплек ачыкланган, шуларның яртысыннан артыгы (1662) юк ителгән. Темплар начар түгел. Әмма 2024 елга кадәр без бөтен чүплекләрне юк итәргә тиеш. Безнең төп бурыч - гариза кампаниясендә максималь катнашуны тәэмин итү һәм федераль финанслауны җәлеп итү. Монда аерым игътибар бирергә кирәк, - диде Андрей Назаров.
Башкортстан Республикасында каты коммуналь калдыклар чыгару һәм рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча агымдагы хәл турында табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләде.
Фото: pravitelstvorb.ru