

Бүген Мостай Кәрим исемендәге "Уфа" халыкара аэропортында пассажарлар агымы 2 миллион кешегә кадәр җитте. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика белән идарә итү үзәгендә үткәрелгән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
- 2022 елның беренче яртысында аэропорт 1,74 миллион кешегә хезмәт күрсәткән. Бу узган елның шул ук күрсәткеченнән 6 процентка артык, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Бүген без 2 миллионынчы пассажирны көтәбез. Ә ел ахырына кадәр аэропорт коллективы күрсәткечне 3,7 миллион кешегә кадәр җиткерергә исәп тота.
Иң күп рейсларны Мәскәү һәм Санкт-Петербургка башкаралар. Моннан тыш, турыдан-туры очу географиясе Екатеринбург, Казан, Түбән Новгород, Самара, Красноярск, Новосибирск, Волгоградны колачлый.