+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июль 2022, 15:50

Башкортстан ЦУРы халыктан килгән ярты миллионнан артык хәбәрен эшкәрткән

Социаль челтәрләрдә һәм "Дәүләт хезмәте. Бергә хәл итәбез" платформасында 2018 елның ноябреннән башлап Башкортстан ЦУРы 548640 хәбәр эшкәртте, ул вакытта республикада "Инцидент-менеджмент" системасы эшләтеп җибәрелгән иде. Бу сан артында - шәһәр һәм районнар хакимиятләренең, республика башкарма хакимият органнарының һәм Башкортстан Республикасы Идарә үзәгенең команда эше.

Башкортстан ЦУРы халыктан килгән ярты миллионнан артык хәбәрен эшкәрткәнБашкортстан ЦУРы халыктан килгән ярты миллионнан артык хәбәрен эшкәрткән
Башкортстан ЦУРы халыктан килгән ярты миллионнан артык хәбәрен эшкәрткән

"Башкортстанда җитәкчелек итүнең беренче көннәреннән үк Радий Хәбирова халык белән элемтәгә керүгә зур игътибар бирә. Шуңа күрә Башкортстан түрәләре күптән социаль челтәрләрдә эшли. Министрлыкларда, ведомстволарда, муниципалитетларда һәм аларның җитәкчеләренең сәхифәләре бар, ә аларның эше республика Башлыгы боерыгы белән регламентланган", - дип аңлатты социаль челтәрләрдәге власть органнары эшен төбәк Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе, Башкортстанның ЦУР проекты җитәкчесе Елена Прочаковская.

Дәүләт һәм иҗтимагый мәнфәгатьләрне халыктан кире элемтәсез төзергә мөмкин түгел. Шуңа күрә дәүләт хезмәткәрләре эшенең төп юнәлеше бүген - кешелеклелек. Нәкъ менә ул түрәләр эшчәнлегенең нигезе булырга тиеш, ә аларның халык өчен уңайлы мәйданчыкларда, социаль челтәрләрдә булуы - коммуникациянең мәҗбүри шарты булырга тиеш. Бу хакта шәһәрләрне үстерү һәм трансформацияләү буенча Бөтенрусия форумында «Диалог регионы» җәмгыяте генеральный директоры урынбасары Вадим Никишин белдерде. «Акыллы шәһәр» форумы өченче тапкыр уза, быел Мурманскида ул 200 кешене җыйган.

“Идарәнең муниципаль үзәкләре санлы үсешнең драйверы гына түгел, ә акыллы шәһәрдә кире элемтәнең стандарты да булырга тиеш”, - дип билгеләде Вадим Никишин.

"Хәзер урыннарда муниципаль идарә үзәкләре булдыру актуаль. Бу процесс Башкортстанда әле башлана гына, әмма без моңа омтылабыз. Бөре шәһәре, Нефтекама, Салават, Баймак муниципаль үзәкләре әзер инде”, - дип билгеләде Башкортстанның ЦУР проекты җитәкчесе Елена Прочаковская.

Русия Дәүләт думасы депутаты Сардана Авксентьева сүзләренчә, хәзерге чынбарлыкта шәһәр мэры - шәһәрдә барлык проблемаларны хәл итү өчен җавап бирүче чын тере кеше, һәм ЦУР монда бик ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 14 июлендә Русия Президенты Владимир Путин законга кул куйды, аның буенча власть органнары социаль челтәрләрдә үз рәсми битләрен булдырырга тиеш. Әлеге законның барлыкка килүе - дәүләтнең диджитал өлкәсендә нәтиҗәле эш күрсәткече. Билгеләп үтик, аны оештыруда "Диалог" компаниясе катнашты.

Соңгы ярты елда "Диалог" компаниясе ЦУР челтәре белән берлектә безнең илнең барлык төбәкләрендә кире элемтә стандартларын формалаштырды. Интернетта, социаль челтәрләрдә халык белән кире элемтә идарә карарларын кабул итү өчен нигез булып тора, ә дәүләт хезмәткәрләре эшенең төп кыйммәте - кеше.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас