+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июль 2022, 07:10

“Дәүләт хезмәткәре икән, шунда ук эшеннән "очырырга!"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Бакалы районындагы коточкыч авариягә бәйле җитди күрсәтмәләр бирде.

“Дәүләт хезмәткәре икән, шунда ук эшеннән  "очырырга!"“Дәүләт хезмәткәре икән, шунда ук эшеннән  "очырырга!"
“Дәүләт хезмәткәре икән, шунда ук эшеннән "очырырга!"
Кичә Республика белән идарә итү үзәгендә үткән оператив киңәшмә әлеге юл һәлакәтен анализлаудан башланды. “Бакалы районында коточкыч фаҗига булды. Audi A5 машинасына исерек хәлдә идарә иткән бәдбәхет, аны башкача атый алмыйм, дүрт кызны бәрдергән — барысы да һәлак булган. Мин бу хәлне шәхси контрольгә алам һәм төгәл әйтәм: бу бәндә җәзасын алачак”, — диде республика Башлыгы.

Бу хәлне ведомствоара ко­миссиядә тикшерәчәкләр. Радий Хәбиров фикеренчә, исерек шоферларга каршы көрәшне көчәйтү зарур. Ял көннәрендә генә республикада 258 исерек водитель тотыл­ган. Төбәк җитәкчесе араларында дәүләт хезмәткәрләре була икән, аларны шунда ук эшеннән “очырырга” тәкъдим итте. “Исереп эләккән кеше тиешле җәзасын аламы-юкмы, аның водитель хокуклары тартып алынамы, ничә елга — шуны тикшерергә кирәк. Судьялар берлеге белән киңәшмә үткәрү зарур, җәза максималь дәрәҗәдә каты булырга тиеш. Бу беренче генә очрак түгел, узган ел бер адәм актыгы ике кызны бәрдергән иде — шулай ук җинаять эшенең ничек баруын карарга кирәк”, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров Дәүләт җые­лышы-Корылтайга хәлне анализларга һәм тәкъдимнәр кертергә кушты. “Аңлашыла, без исерек килеш машина йөрткән өчен җәзаны катгыйландыру юлы буенча мәңге бара алмыйбыз. Анда санкция — ун елга кадәр иректән мәхрүм итү. Кешеләр нәрсә уйлый? Бу дүрт кызның үлемендә шикле егет тә әле яши генә башлаган. Дүрт кызны үтергән — нинди гөнаһ! Ә алга таба җинаять җәзасы да”, — диде ул.
Радий Хәбиров Русия Герое Александр Доставалов исемендәге икенче ирекле батальонны Донбасска җибәрү турында сөйләде. Ул билгеләп үтүенчә, әлеге батальонны оештыру башлангычы белән республика десантчылары чыккан. “Без бер атна ярым элек генерал Шәйморатов исемендәге беренче иреклеләр батальонын озаттык. Безнең егетләр инде Тоцкий лагеренда күнекмәләр үтә. Менә десантчылар мөрәҗәгать итте, һәм без тагын 300дән артык егетне җыйдык. Доставалов исемендәге икенче иреклеләр батальоны да махсус операциягә кузгалды. Бик көчле егетләр”, — диде Радий Хәбиров.
Ул Башкортстанның һәр район башлыгына муниципалитеттан иреклеләр батальонында катнашучылар турында белергә кушты. Район хакимиятләре башлыклары ирекле ярдәмчеләрнең туганнарына теләсә нинди ярдәмне күрсәтергә бурычлы.
Киңәшмәдә Радий Хәбиров республика районнары һәм муниципалитетлары җитәкчеләрен шәһәр халкы өчен күбрәк җәмәгать урыннары булдырырга чакырды. “Без, ниһаять, 14 июльдә, Сипайлово бистәсендә “Кошлар” скверын ачтык. Яхшы гына сквер барлыкка килде, иң мөһиме, балалар канәгать. Шундый тыгыз торак микрорайон, ә халыкка йөрергә урын юк иде. Мондый парклар, ял зоналары бик күп булырга тиеш”, — дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, төбәк Башлыгы “Башкортстан ихаталары” програм­масының уңай нәтиҗәләре турында да искә алды. Атап әйткәндә, ул Уфа хакимияте эшен билгеләп үтте. “Без “Башкортстан ихаталары”н карадык. Уфа, зур рәхмәт. Әлегә башка муниципалитетлар турында әйтмим, тик башкалада шикаятьләр кү­ренми. Без бу эшкә акча табабыз, шуңа күрә аны ахыргача җитке­регез”, — диде ул.
Коронавирус зәхмәте тагын баш калкытмакчы. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин белдерүенчә, узган тәүлектә 50 яңа очрак ачыкланган. Зарарланган кешеләрнең гомум саны — 291272. Барлыгы 285191 кеше савыккан, шуларның 50сен табиблар соңгы 24 сәгать эчендә дәва­ханәдән чыгарган. Әлеге вакытта стационар дәвалауда 114 пациент исәпләнә, тәүлек эчендә үсеш 18 кеше тәшкил итте. Амбулатор шартларда 226 кеше дәвалана, бу, алдагы көн белән чагыштырганда, 32гә күбрәк.
Агымдагы елның 1 августына кадәр республика Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-тикшеренү үзәге кампусын төзү өчен федераль финанслау алуга гариза бирәчәк. Бу хакта республика Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов хәбәр итте. Ул билгеләп үтүенчә, Русиянең Төзелеш министрлыгы карары белән республика өчен бер квадрат метр торакның уртача бәясе артты, шуңа бәйле рәвештә, федераль бюджеттан капиталь грантны бер урын булдыруга югарырак хак буенча яңадан исәпләү үткәрелде. Радий Хәбиров үзәкнең аспирантларының һәм галимнәренең торак шартларын яхшыртуга аерым игътибар бирергә кушты. Ул югары мәктәп хезмәткәрләре өчен мәсьәләне тиз арада хәл итү тәртибен уйларга тәкъдим итте.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас