+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июль 2022, 14:35

Уфа - Бөре - Яңавыл юлында рейд үткәрелде

Бүген, 19 июльдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республика буенча ЮХХДИ идарәсе һәм Башкортстан юл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре Уфа - Бөре - Яңавыл юлында рейд үткәрделәр. Уфа - Бөре - Янавыл трассасында юл хәрәкәте хәвефсезлеген арттыру мәсьәләсе "Транспорт сәгате" форматында тематик киңәшмә кысаларында каралган иде.

Уфа - Бөре - Яңавыл юлында рейд үткәрелдеУфа - Бөре - Яңавыл юлында рейд үткәрелде
Уфа - Бөре - Яңавыл юлында рейд үткәрелде

Республика буенча ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, Уфа - Бөре - Яңавыл юлы участогында быел 15 кеше үлгән, шуларның 9ы - Благовещен районында. Биредә һәлак булучыларның 60 процентка артуы күзәтелә. 2017-21 елларда карала торган юлда юл хәрәкәтенең 91 катнашучысы һәлак булган һәм 293 кеше җәрәхәтләнгән, Благовещен районы территориясендә шуларның 39ы һәлак булган һәм 103е тән җәрәхәтләре алган.

- Бүгенге көндә Благовещен районында ремонт таләп итә торган участоклар юк, юл яхшы хәлдә. Шул ук вакытта якын араларда подрядчы оешмалар автомобиль юлындагы һәлакәтләрне киметү буенча берничә чара үткәрү планлаштыра, - дип ассызыклады юл хуҗалыгы идарәсе бүлеге башлыгы Владимир Хлестов.

Аерым алганда, өстәмә юл билгеләре урнаштыру планлаштырыла, беренче чиратта - өстенлек, тыю һәм кисәтү билгеләре. Шулай ук светофор, ясалма яктырту урнаштыру, юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны фотога төшерү камералары санын 11гә кадәр арттыру планлаштырыла, хәзерге вакытта аларның 5се - тест режимында.

Республиканың ЮХХДИ идарәсе башлыгы Владимир Севастьянов бу юлда өстәмә көчләрне эшкә җигү карарын кабул итте. Хәзер монда ЮХХДИ аерым батальонының ике экипажы һәм махсуслаштырылган ике опервтив взвод эшли. Хезмәт ике сменада оештырылган.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас