+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 июль 2022, 06:20

Юлда тагын үлем...

Бакалыда булган хәлләрдән айнымаган идек әле, бүген тагын коточкыч хәбәр.

Юлда тагын үлем...Юлда тагын үлем...
Юлда тагын үлем...

Мәләвез районында иртәнге сәгать бишенчедә Уфа - Ырынбур федераль трассасының 196нчы километрында һәлакәттә 3 кеше һәлак булган. Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте оператив мәгълүматлары буенча, "Ford Focus" белән каршы килүче "Лада Ларгус" бәрелешкән.

Һәлакәттә ике машина йөртүче дә һәм "Лада"ның бер пассажиры ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган. "Ларгус"тан өч пассажир дәваханәгә озатылган.

Һәлакәт урынында тикшерү-оператив төркем эшли. Юл-транспорт һәлакәте урынына Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ җитәкчелеге чыкты. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Фото: ВКонтакте

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас