+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 июль 2022, 06:42

"Чит илләрдән калышмыйбыз"

Белоретта Урал пружина заводы "Лада Ларгус" моделе автомобильләре бөтен линейкасына асылма пружинасы кертүгә уңышлы сайлап алу узды.

"Чит илләрдән калышмыйбыз""Чит илләрдән калышмыйбыз"
"Чит илләрдән калышмыйбыз"

"Башкортстанның сәнәгать потенциалына һәм безнең җитештерүчеләрнең компетенцияләренә һәрвакыт ышана идем. Вакыт күрсәткәнчә, без продукция җитештерә беләбез, һәм бу - чит ил аналогларыннан ким түгел.
Сәнәгать патриотлыгы - үз-үзеңә ышаныч, яңа эш урыннары, инвестицияләр һәм салым кертемнәре.

Март аенда ук без импортны алыштыруга кирәкле 5000 төрдән артык сәнәгать продукциясе исемлеген төзедек һәм аның буенча Русия төбәкләре һәм дустанә илләр белән эшли башладык. Инде беренче нәтиҗәләрне күрәбез.

Шулай итеп, Белоретта урнашкан Урал пружина заводы "Лада Ларгус" модельле рәте автомобильләренең бөтен линейкасына асылма пружинасы кертүгә уңышлы сайлап алу узды.

Бу - илебез автосәнәгате өчен импортны алыштыру программасының бер өлеше. Соңгы вакытка кадәр комплектлаучылар тулысынча диярлек импорт булды.

"АвтоВАЗ"га серияле поставкалар августта ук башланачак. Шуның белән беррәттән, предприятие хәзер үк ил автосәнәгатенең башка проектлары өчен номенклатура үзләштерү өстендә эшли.

Бөтен йөкләмәләрне гарантияле үтәү өчен, завод автосәнәгатьнең дөньякүләм стандартларына туры килә торган автоматлаштырылган технология нигезендә яңа җитештерү комплексы төзи башлады. Проектны сәнәгатьне үстерү федераль фондының "Комплектлаучы эшләнмәләр" программасы буенча дәүләт ярдәме алачак.

Сүз уңаеннан, продукциянең яңа төрләрен үзләштерү хисабына Урал пружина заводының табышы да арткан, 2022 елның беренче ярты елында - узган елның гыйнвар-июне белән чагыштырганда 36 процентка.

Безнең җитештерүчеләргә сәнәгатьне үстерүгә керткән кыюлыгы һәм өлеше өчен рәхмәт! Барысына да уңышлар!" - дип язган социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас