

Бу хакта алар социаль челтәрләрдә язалар. Башкортстан ЦУРы бу хәлне контрольгә алды, республиканың Аеруча саклана торган территорияләре буенча дирекциядән коллегалар да кушылды.
Башкортстанда “Аслыкүл” һәм “Кандракүл” табигый парклары территориясендә сирәк очрый торган җәнлекләр һәм үсемлекләр шактый. Шуңа күрә тыюлык һәм заказлы участокларда үләнне чабарга ярамый. Бу факт, әмма аның турында күпләр белми. Һәм халыкның чабылмаган үләнгә карата язган шикаятьләренә җавап итеп, парк җитәкчелеге түбәндәге дәлилләрне китерә. Әйтик, Аслыкүлнең сай урыннарында Яңа Тормыш авылы янында аккошлар яши. Үлән үскән урыннарда төрле тычкан, йомран, керпеләр яши, шулай ук монда төрле кошлар оя кора. Кандракүл күлендә дә шундый ук хәл. Менә шуңа да үләнне чабу табигать парклары экосистемасына начар йогынты ясарга мөмкин.
Әмма пляжлар өчен җиһазландырылган урыннар бар, һәм анда, әлбәттә, тәртип булырга тиеш. Аслыкүлдә Купоярово авылы ягыннан пляж, ә Кандракүлдә күлнең көньяк яры ягыннан өч рәсми пляж ачылды.
Ни өчен парклар территориясенә керү өчен акча алалар? Моны Башкортстан Хөкүмәтенең 05.04.2021 елгы № 127 карары нигезендә эшлиләр. Акча табигый паркларны төзекләндерүгә, биотуалетлар һәм чүп-чар баклары урнаштыруга, күл төбен тикшерү һәм аны пыяладан, чүп-чардан тазартуга, территорияне каты көнкүреш калдыкларыннан даими чистартуга тотыла.
Табигый парк территориясенә керү бәясе — бер кешегә 250 сум, махсус автотранспорт стоянкаларыннан файдаланган өчен – тәүлегенә 90 сум. Мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, пенсионерлар, сугыш ветераннары, инвалидлар табигать паркларына бушлай йөри ала.
Күлләр турында мәгълүмат — карточкаларда. Ялларыгыз матур үтсен!