Башкортстанда суррогат алкоголь белән агуланучылар саны дүрт тапкыр диярлек кимеде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәш нәтиҗәләре турында сөйләде.
"Дүртенче ел без моның белән көрәшәбез. Һәм сизелерлек нәтиҗәләр бар. 2018 елда алкогольдән 211 кеше үлгән булса, узган ел нәтиҗәләре буенча — 57, ягъни 4 тапкырга диярлек кимрәк. Ә күпме гаиләне саклап кала алдык! Күпме бала тулы гаиләдә үсү, аек әти белән вакыт үткәрү, аның белән футбол уйнау, кинога йөрү, дәресләрне бергә хәзерләү мөмкинлеге алды”, — дип яза төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге үзенең рәсми битендә.
Радий Хәбиров алкоголь сатуны җайга салу һәм легаль булмаган хәмергә каршы көрәш мәсьәләсен гади генә түгел, хәтта четерекле дип атады.
“Алкоголь сатуны артык каты җайга салу сәбәпле, мине еш кына тәнкыйтьлиләр, бер яктан — эшкуарлар, икенче яктан кайбер кешеләр тәнкыйтьли. Әйтик, аны Сабантуй көннәрендә, Яшьләр көнендә сатуны тыябыз, Яңа ел бәйрәмнәрендә махсус сату режимын урнаштырдык. Әмма Ходай күрә, без барысын да кешеләр өчен эшлибез, — дип билгеләп үтте ул. — Без барыбыз да сыйфатсыз хәмер кулланып, күп санлы кешеләрнең агулануына һәм һәлак булуына шаһит булдык. Ә безнең авылларда кайбер кешеләр, оялмыйча үз күршеләренә шундый хәмер сатып ята".
Шул ук максатларда республикада “Аек авыл” проекты эшли башлады, анда республиканың барлык районнары һәм хәтта иң кечкенә торак пунктлары катнаша. Конкурс үткәрелә торган өч ел эчендә муниципаль этапларда — 150, республика буенча 27 авыл җиңүче булды.
"Республикада бик күп кешеләрнең аек тормышны сайлавы — спорт белән шөгыльләнүе, фестивальләр һәм ярышлар уздырулары, онытылган һөнәрләрне яңадан тергезүләре, балалар һәм яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнүләре, бәйрәмнәр оештырулары куандыра. Моннан тыш, кайбер авылларда яшәүчеләр үзләре дә хәмер сатуны тулысынча тыю үтенече белән мөрәҗәгать итә башлады”, — ди Башкортстан Башлыгы.