+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 июль 2022, 04:45

Җылы киемнәрне кире чыгарыгыз!

Төбәк синоптиклары алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.

Җылы киемнәрне кире чыгарыгыз!Җылы киемнәрне кире чыгарыгыз!
Җылы киемнәрне кире чыгарыгыз!

Республикада алдагы өч көндә яңгырлы һәм җилле булачак.


“Гидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген, 21 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Җил үзгәрүчән, секундына 0-5 метр тизлектә исәчәк, яшен вакытында секундына15 метрга кадәр көчәючән. Көндез һава температурасы +22,+27 градус булачак.


Җомга көнне, 22 июльдә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил уртача тизлектә, көндез көчле җил чыгачак. Һава температурасы төнлә + 11,+16, урыны белән +6 градуска кадәр төшә, көндез +22,+27 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.


Шимбә, 23 июльдә, республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил яңгырлар вакытында көчәючән. Һава температурасы төнлә + 11,+16, көндез +23,+28 градус җылы булачак.

 

Фото: mt.pravda-nn.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас