+23 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 июль 2022, 06:20

"Бу - тарихи вакыйга!"

Русиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Уфа дәүләт авиация-техник университеты һәм Башкорт дәүләт университеты базасында Уфа фән һәм технологияләр университетын төзү турында боерыкка кул куйды.

"Бу - тарихи вакыйга!""Бу - тарихи вакыйга!"
"Бу - тарихи вакыйга!"


Бу хакта 9 июльдә аның урынбасары Дмитрий Афанасьев Бөрҗән районындагы «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексын һәм тотрыклы үсеш мәнфәгатьләрендә Халыкара фундаменталь фәннәр елын ачу кысаларында республикага сәфәре барышында хәбәр итте.
Башкортстан башкаласында Уфа фән һәм технологияләр университетын булдыруга багышланган брифинг барышында Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов төбәктәге югары белем бирү өлкәсендә барган вакыйгаларны тарихи дип атады. "Төбәк Башлыгы, Радий Фәритович, безгә көчле университет кирәклеген аңлый. Аны булдыру Башкортстанның миграцион җәлеп итүчәнлегенә дә, төбәктә белем бирүнең яңа дәрәҗәсен һәм сыйфатын тәэмин итәчәк югары технологияле эш урыннары артуга да китерәчәк", - дип билгеләп үтте Руслан Казыйханов.

Евразия фәнни-белем бирү үзәген генә түгел, зур университетны булдыру тарихы ил Президенты Владимир Путин ярдәме белән башланып китте.

Фото: Олег Яровиков

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас