+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 июль 2022, 16:05

Радий Хәбиров Евгений Петров белән очрашты

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык (Роснедра) җитәкчесе Евгений Петров белән очрашты.  

Радий Хәбиров Евгений Петров белән очраштыРадий Хәбиров Евгений Петров белән очрашты
Радий Хәбиров Евгений Петров белән очрашты

Көн тәртибендә - файдалы казылмаларны разведкалау, исәпкә алу, чыгару һәм куллану өлкәсендә законлылыкны тәэмин итү.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, табигый ресурслар төбәкнең заманча үсешен билгели.
- Безнең республика файдалы казылмаларга бик бай. Бу безнең икътисад һәм социаль өлкә үсешенә йогынты ясый торган байлыгыбыз, - диде Радий Хәбиров. — Шуңа күрә безнең өчен табигый байлыкларның геологик тикшеренүләрен заманча технологияләрне исәпкә алып һәм разведкага яңача якын килүләрне һәм ресурсларны исәпкә алып, актуальләштерү мөһим.
Төбәк җитәкчесе шулай ук күптән түгел Башкортстанда күчмә цивилизацияләрнең Евразия музее проектын гамәлгә ашыруга керешүләре турында сөйләде. Ул шулай ук геофизик тикшеренүләрнең зур күләмен дә күздә тота.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/155867.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас