+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 июль 2022, 16:00

Санлы проект презентацияләнде

Башкортостан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә узган киңәшмәдә "Санлы милек һәм төзелеш" республика санлы проекты турында сөйләде.

Санлы проект презентацияләндеСанлы проект презентацияләнде
Санлы проект презентацияләнде

- "Санлы милек һәм төзелеш" сервисы - ул проектлар төзергә һәм төзелеш этаплары белән идарә итәргә мөмкинлек бирә торган гражданнар һәм төзүчеләр өчен бердәм тәрәзә. Бу гражданнар һәм төзүчеләрнең барлык мәгълүмат системалары белән үзара хезмәттәшлегенең төп төене. Бу очракта без гражданнарның һәм төзүчеләрнең кулланучылар тәҗрибәсен бер портал белән хезмәттәшлек дәрәҗәсенә кадәр гадиләштерергә тырыштык. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сервисның төп бурычы - мөрәҗәгать итүчегә бердәм һәм аңлаешлы интерфейс бирү, ул аның күп санлы мәгълүмати системалар һәм оешмалар белән хезмәттәшлеген минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк, - диде Рөстәм Моратов.

Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56729

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас