+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 июль 2022, 17:40

Уфаның 450 еллыгы буенча киңәшмә узды

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә уздырды.  

Уфаның 450 еллыгы буенча киңәшмә уздыУфаның 450 еллыгы буенча киңәшмә узды
Уфаның 450 еллыгы буенча киңәшмә узды

Профильле министрлыклар һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре, шәһәр хакимияте вәкилләре белән берлектә, төбәк башкаласында сафка кертелергә планлаштырылган төп корылмаларны һәм объектларны финанслау, проектлау һәм төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Республиканың капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Инна Икъсанова Көрәш сарае төзелешендә эшләр расланган график буенча баруын хәбәр итте. Эшчеләр фундаментны бетон белән тутыруны да башлаган. Нуль циклы 90 процентка үтәлгән.
Исегезгә төшерәбез, яңа спорт учреждениесе базасында көрәш төрләре буенча халыкара һәм Русия дәрәҗәсендәге ярышлар һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар узачак, ә егетләр бер үк вакытта 14 көрәш келәмендә шөгыльләнә алачак. Үзәк составына спорт комплексы һәм спорт көрәше буенча мәктәп, универсаль спорт-кон керәчәк.

Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/155868.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас