

Бу юнәлешкә агымдагы елда 109 миллион сумга якын дәүләт ярдәме бүлеп бирелгән.
- Авыл халкына найм килешүе буенча торак төзү - бу чагыштырмача яңа юнәлеш, ул төбәктә авылда тормыш сыйфатын яхшырту өчен дә, авыл җиренә белгечләрне җәлеп итү һәм беркетү өчен дә уңышлы кулланыла, - ди Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Рамил Нуриәхмәтов. – Шунысы мөһим: белгечлек буенча 5 ел эшләгәннән соң, найм буенча торак алган кеше аны бәясенең - 10 процентына, ә 10 елдан соң бөтенләй 1 процентына сатып алырга мөмкин.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56715