+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 июль 2022, 16:05

Яшьләр форумында катнашучылар арта

iВолга эшли башлаганнан бирле 20 меңләп кеше Идел буе федераль округы яшьләр форумының белем һәм мәдәни программасында онлайн-тамашачылар булды.

Яшьләр форумында катнашучылар артаЯшьләр форумында катнашучылар арта
Яшьләр форумында катнашучылар арта

Ә форумны ачу тантанасыннан турыдан-туры трансляция 200 000нән артык карау җыйды.
Форумда 14 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар да катнаша ала. Моның өчен 2022 елның 27 июленә кадәр рәсми сайтта теркәлергә (https://ivolgaforum.ru) Һәм "Регистрация" төймәсен басарга, кыска форманы тутырырга кирәк.
Теркәлгәннән соң турыдан-туры эфирларны тамашачының шәхси кабинетында карап булачак. Аерым трансляцияләр шулай ук рәсми төркемдә Вконтакте https://vk.com/forumivolga рәсми төркемендә бастырылачак.
Форумны оештыручылар булып Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров патронаты астында һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә төбәк Хөкүмәте тора. Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров та талантлы яшьләргә ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә зур игътибар бирә.

Фото: iВолга Яшьләр форумының матбугат хезмәте

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас