Чарада «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов һәм Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров катнашты.
Колонна составына төзелеш материаллары булган өч фургон керде: сэндвич-панельләр, тәрәзә такталары, ныгытма элементлары, металл профильләр, кронштейннар һәм башкалар. Төзелеш материаллары, генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге 22нче Петровка мәктәбендә капиталь ремонт үткәрү өчен кирәк. Гомум авырлыгы 24,5 тонна колоннаны Башкортстан буенча Эчке эшлер министрлыгының ЮХИДИ идарәсе һәм Башкортстанның янгынга каршы хезмәте озата бара.
"Хәзер Петровка мәктәбенә төзелеш материалларын китерү төгәл бара. Тиздән гомуми белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт төгәлләнәчәк һәм балалар дәресләргә керешәчәк», - дип билгеләп үтте Руслан Насретдинов.
Фото: Башинформ