"Уфадагы Бородинская, Сынаучылар, Геофизиклар урамындагы яңа юл Кузнецов Затонын урап уза. Асфальт яхшы, автобус тукталышлары, юл билгеләре, светофорлар, яктырту - барысы да тиешле дәрәҗәдә.
Сишәмбедән, ягъни 26 июль иртәсендә, Пугачев урамы участогын киң колачлы реконструкцияләүгә ябабыз, һәм ике ел дәвамында хәрәкәт яңа әйләнгеч буенча оештырылачак. Озак, әмма эшлисе дә күп, шул исәптән коммуникацияләрне дә күчерергә кирәк. Уфаның «Көньяк капкасы» төзелеше актив стадиягә керә. Пугачев урамын төзекләндерүдән тыш, проект генерал Крыленко урамын һәм әлеге ике урам киселешендәге чишелешне үз эченә ала. Юл ремонты һәм төзелеш вакытында килеп чыгарга мөмкин булган уңайсызлыклар өчен халыктан алдан ук гафу үтенәм. Бу яктан шәһәргә керү кыенрак булырга мөмкин, һәм альтернативалардан файдаланырга кирәк булачак. Әмма шуны истә тотарга кирәк: без башкалабызга бик кирәк булган эре инфраструктура проекты өстендә эшлибез. Яңа транспорт коридоры автомобильләрнең агымын шәһәрдән чыгу юлында яңадан бүлү мөмкинлеге бирәчәк.
Барыгызга да яхшылык телим!" - дип яза Республика Башлыгы.
Фото: ВКонтакте