Ул «Көньяк капка» проекты кысаларында Пугачев урамы участогын реконструкцияләү вакытында транспорт элемтәсе оештыру өчен төзелде. Уфаның 450 еллыгына әзерлек буенча киңәшмәдә аны тормышка ашыру турында фикер алыштылар. 3,2 километр озынлыктагы урау юл Бородино һәм Геофизиклар урамнарын тоташтырды. Төзүчеләр асфальт җәюне төгәлләде, тротуарлар һәм җәяүлеләр кичү юлларын төзекләндерде, светофорлар, юл билгеләре һәм урам утлары монтажланды, тамгалар төшерелде. Юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау буенча шәһәр идарәсе башлыгы Константин Папе 23-25 июльдә тикшерү барышында юлның тест режимында эшләтеләчәген хәбәр итте. Пугачев урамы буенча хәрәкәт 26 июльдән чикләнәчәк. Шул ук вакытта бу районда яшәүчеләр һәм эшләүче уфалылар өчен юл ачык булачак.
Башкортстан Башлыгы шулай ук «Кузнецов затоны»ның транспорт һәм социаль инфраструктурасы үсеше белән дә кызыксынды. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев 2022 елның 1 сентябренә төзүчеләр квартал эчендәге юлларны ремонтлап бетерәчәк, дип сөйләде. Яңа уку елыннан микрорайонда балалар бакчасы эшли башлаячак. Ә киләчәктә биредә шәһәрнең иң зур мәктәпләреннән берсе төзеләчәк. Радий Хәбиров «Кузнецов затоны»нда яшәүчеләр өчен поликлиниканы ачу мәсьәләсен өстәмә рәвештә эшләп бетерергә кушты. Алга таба Башкортстан Башлыгы Пугачев урамы белән Генерал Рыленко урамы киселешендәге транспорт чишелеше төзелеше мәйданчыгына кадәр урау юл буйлап барды. Ул «Кузнецов затоны»н Яшел чаукалык микрорайонында Степан Кувыкин урамы белән тоташтырачак. Биредә инде әзерлек эшләренә керешкәннәр.
«Уралмостострой» подрядчы оешмасының директорлар советы рәисе Павел Рабухин әлеге участокта проект һәм техник карарлар турында сөйләде һәм чишелешнең төзелеше 2024 елда тәмамланачак, дип өстәде. Радий Хәбиров «Көньяк капка» проектының Уфаның транспорт нигезен булдыруда зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады, шулай ук «Кузнецов затоны» микрорайонында торак төзелешен үстерү өчен яхшы потенциал булуын билгеләп үтте.
Уфада Башкортстан Башлыгы шулай ук Пушкин һәм Ленин урамнарындагы тротуарларны ремонтлау барышы белән танышты.
Төзүчеләр иске өслекне гранит плитәгә алыштыруга кереште. Тротуарлар буенда шулай ук яктырту баганалары, җир асты электр челтәрләрен урнаштыру белән яңартылачак. Ә 2023 елда Коммунистик урамында тротуар плитәсе һәм яктырткычлар алыштырылачак.
Фото: Башинформ